“Росалкогольрегулирование” законы проектында катылыгы 28 градуска кадәрге, 28 градустан зуррак булган хәмер эчемлекләрен сатуга аерым лицензияләр бирү һәм җәмәгать туклануы оешмалары өчен махсус лицензия бирү күздә тотылган. Шул ук вакытта устав капиталы 1,5 миллион сумнан ким булмаган компанияләргә генә зур градуслы хәмер сату рөхсәт ителәчәк. Шулай итеп, челтәр кибетләр булмаган ваклап сату кибетләренең күпчелеге (шәһәрдә аларның саны 7 мең чамасы) фәкать аз градуслы хәмер эчемлекләре генә сата алачак. Ведомство шулай ук скверлар, парклар һәм пляжлар территорияләрендә дә хәмер сатуны тыярга тәкъдим итә. Соңгысы асылда кафе, барлар һәм рестораннарга кагыла. Стационар булмаган павильоннар хуҗалары алкогольгә лицензияләр сатып алу хокукыннан мәхрүм ителде дә инде. Хәзер бу инициатива буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу бара.
“Әлеге проект–Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең 2018 елга кадәрге планының бер өлеше”, – дип хәбәр ителә ведомстводан. Проект авторлары әйтүенчә, аның төп максаты – зур градуслы хәмерне ваклап сату нокталарын спиртлы эчемлекләр сатыла торган кибетләрнең гомуми санының 50 процентына кадәр киметү.
Шул ук вакытта хәзер хәмерне ваклап сатуга лицензия өчен дәүләт пошлинасы бәясен арттыру турында закон проекты Дәүләт Думасына карауга чыгарылды. Ул 40 меңнән 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Базарда катнашучылар фикеренчә, әлеге ике проект кабул ителгән очракта кече бизнес өчен хәмер базары тулысынча ябылырга мөмкин: күп кенә кибетләр һәм җәмәгать туклануы оешмалары хуҗалары сүзләренә караганда, лицензияләрнең бәясе шуның кадәр арткан очракта спиртлы эчемлекләр сату бернинди дә табыш китермәячәк. Ә инде алар зур градуслы хәмер саткан өчен пошлинаны бөтенләй дә түли алмый: кече компанияләрдә устав капиталының беркайчан да 1,5 миллион сумга җиткәне юк. Хәзергә исә алкогольне ваклап сатуга лицензия сатып алу өчен устав капиталы кимендә 500 мең сум булырга тиеш.
“Мондый чараларның эчкечелекне җиңүгә китермәячәге турында инде күп сөйләнде, фәкать тормышны яхшырту юлы белән генә аңа каршы көрәшеп була, – ди “Парамед” ҖЧҖ генераль директоры Владислав Жижкун, – шул ук вакытта бу чаралар кече бизнесны базардан тулысынча кысрыклап чыгарачак бит”. Аның әйтүенчә, соңгы елларда хакимияттәгеләр кибетләрнең устав капиталына, мәйданы һәм урнашуына таләпләрне инде берничә тапкыр көчәйткән. Тик, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бу илдә эчкечелеккә йогынты ясамаган. Шул ук вакытта халыкның сатып алу сәләте кимү аркасында контрафакт күләме арту күзәтелә.