Казан территориаль органы хәбәр итә

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Октябрь башында Казан территориаль органы начальнигы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә авыл торак пунктларының сәүдә объектлары белән тәэмин ителешенә мониторинг уздырды. Әлеге мониторинг чарасының максаты алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү буенча алга таба эшләү өчен стационар сәүдә объектларының булу-булмавын аныклаудан гыйбарәт  булды.

Территориаль орган карамагындагы башка районнарда да шундый ук чаралар үткәреләчәк.

 

2014 елның 14 һәм 16 октябрендә Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Биектау, Лаеш муниципаль районнарында алкогольле продукциянең һәм спиртлы сыекчаларның легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм аңа юл куймау эшен көчәйтү мәсьәләсе буенча мобиль төркемнәр утырышларын уздырды. Биектау районы мобиль төркеме утырышы муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Г.Кәлимуллин катнашында үткәрелде.

Утырышлар барышында шәхси хуҗалыклардан көмешкә сатуга киртә кую, алкогольле продукцияне ваклап сату өчен тиешле лицензияләргә ия булмаган сәүдә объектларына контрольлекне көчәйтү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш мобиль төркемнәрнең эш графиклары тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International