ЛДПР партиясеннән депутат, сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Сергей Фургал Дәүләт Думасына “Азык-төлек товарларының аерым төрләренә техник регламентлар турында” закон проектын карап тикшерүгә тәкъдим иткән. Документта аракыга да игътибар бирелгән, дип хәбәр итә “Известия”.
Депутат әйтүенчә, кулланучыны алдамас-аптырашта калдырмас өчен, аракы этикеткаларында спирт алу ысулын, шулай ук спиртны җитештерүдә кулланылган чималны күрсәтергә кирәк.
Аның билгеләп үтүенчә, аракыны гомер бакый табигый чималдан, башлыча ашлыктан җитештергәннәр, СССР чорында әлеге эчемлекнең ГОСТлары һәм тиңдәшсез рецептлары гамәлдә булып килгән.
Хәзерге вакытта исә, депутат әйтүенчә, аракы өчен этил спирты, элита маркаларыннан тыш, гидролиз ысулы белән алына. Нәтиҗәдә аракыларның төрле сортлары аракы майларыннан ни дәрәҗәдә чистартылган булуы белән генә аерыла.
“Законда аракының нәрсә икәнен, спирт эремәсенең нәрсә икәнен билгеләп, стандарт кабул итәргә кирәк. Җитештерүче үзенең продуктын “Аракы” дип атаган икән, әлеге эчемлек, һичшиксез, спиртта әчү һәм кудыру юлы белән алынган булырга тиеш. Гидролиз юлы белән алынган очракта – гидролиз спирты эремәсе, дип язарга тиешләр. Аларның химик формуласы – бер, ә организмга тәэсире – төрлечә. Моның аракы сәнәгатенә “сугу” ихтималы булган бик катгый чара буласын аңлыйм, әлбәттә, чөнки “русская водка” - бренд ул. Тик кулланучы да аракының мондый эремәгә бернинди дә мөнәсәбәте юклыгын аңларга тиеш”, - ди закон чыгаручы.
Фургал әфәнде хәзер аракының тәмләткечләр һәм тәм көчәйткечләр өстәп җитештерелүенә, шул рәвешле җитештерү процессының үзенчәлекләре белән таныш булмаган кулланучыларны, аракы “сөт белән чистартыла” яки “күмерле фильтрлар белән чистартыла” дип язып, аптырашта калдыруларына игътибарын юнәлткән.
Закон чыгаручы техрегламент үз көченә кергәннән соң ГОСТ таләпләренә туры килми торган продукцияне, “контрафакт продукция” дип исәпләргә һәм контрафакт саткан өчен намуссыз җитештерүчеләргә чаралар кулланырга – лицензияләрен юкка чыгарырга, продукцияләрен конфискацияләргә һәм штрафлар салырга тәкъдим итә .
Шуның белән бергә, ЦИФФРА тармак аналитик агентлык җитәкчесе Вадим Дробиз фикеренчә, базарда гидролизлы спирттан җитештерелгән аракы өлеше түгел.
“Россиядә аракыны легаль җитештерүдә гидролизлы спирт кулланылмый. Ул фәкать легаль булмаган производствода һәм суррогат җитештерүдә кулланыла”, - ди эксперт.
Дробиз әфәнде фикеренчә, техрегламентларны катгыйлату чарасы намуссыз җитештерүчеләргә каршы көрәштә ярдәм итә алмый.
“Бигрәк тә авыл җирендә хезмәт хаклары бик түбән булган бер мәлдә кешеләр беркайчан да легаль аракы сатып алмаячак. Легаль булмаган хәмер базары, Көнбатыштагы кебек, якынча 15 процент тәшкил итсен өчен Россия гражданинының минималь хезмәт хакы күләме кимендә 100-110 легаль аракы шешәсе бәясенә тигез булырга тиеш. Бүгенгә бер шешә чын аракы бәясе чама белән 240 сум тора. Илебездә минималь хезмәт хакы 24 мең сумга җиткәндә, алкогольле продукциянең легаль булмаган базары икътисадый юл белән кимиячәк”, - дигән фикердә Дробиз әфәнде.