Россиядә торак йортларда урнашкан кибетләрдә зур градуслы хәмер сатуны тыярга мөмкиннәр

2014 елның 24 октябре, җомга

Бу хакта, “Росалкогольрегулирование” әзерләп, хокукый мәгълүмат ачуның бердәм порталында урнаштырылган Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгән.

Документтан күренгәнчә, “Росалкогольрегулирование”гә, мондый кибетләрдә яки шулар янында җәмәгать тәртибен бозу очраклары бик еш булып тору сәбәпле, гражданнардан әнә шундый тәкъдимнәр күп керә икән.

Мәскәү шәһәренең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү департаменты мәгълүматларына караганда, башкаланың күп фатирлы йортларында урнашып, зур градуслы  алкоголь белән сату итүче кафе һәм кибетләрнең саны - 6 мең чамасы.

Ведомствода шулай ук Россиядә шәһәр урманнарында, бакча һәм паркаларда хәмер эчемлекләре эчүнең закон нигезендә тыелганлыгы искәртелә. Шул ук вакытта мондый урыннарда “каты” хәмер сатуны тыюның каралмаганлыгы билгеләп үтелә.

Мәскәү шәһәре сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү департаменты мәгълүматларына караганда, башкаланың 60 тан артыграк паркында урнашкан 21 предприятие хәмер сату белән шөгыльләнә.

Шул рәвешле “Росалкогольрегулирование” әлеге территорияләрдәге кибетләр һәм кафеларда хәмерне ваклап сатуны чикләргә тәкъдим итә. Мондый урыннарда катылыгы 16,5 проценттан артып китмәгән алкогольле продукцияне генә сатарга рөхсәт бирү тәкъдим ителә. Рестораннарда сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха сатучы хосусый эшмәкәрләргә генә  бу кагылмаска мөмкин.

Ведомство тарафыннан эшләнгән закон проектында катылыгы 28 процентка кадәрге хәмерне ваклап сату белән шөгыльләнүче компанияләр өчен түләнгән устав капиталының минималь күләменә карата таләп – 1 миллион сумга кадәр,  катылыгы 28 проценттан артканда – 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр билгеләү дә күздә тотылган әле. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары устав капиталының минималь күләмен билгеләгәндә мондый компанияләрнең уртача санының төбәктә яшәүче халык санына нисбәтеннән чыгып эш итәргә тиеш булачак.

“Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта түләнгән устав капиталының минималь күләме күп дигәндә 1 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта фәкать Мәскәүдә, Новосибирск өлкәсе, Якутия, Чукотка һәм Ханты-Манси автономияле округларында гына билгеләнгән чик күләм 1 миллион сум тәшкил итә, калган субъектларда – уртача 300 мең сум.

Закон проектында катылыгы 28 процентка кадәрге хәмерне ваклап сатуга һәм хәмернең барлык төрләрен ваклап сатуга аерым лицензияләр бирү күздә тотылган. Әлегә  законда  лицензияләрнең төрлелеге күздә тотылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International