14 октябрь көнне Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең җитмеш еллыгын бәйрәм итү җәһәтеннән чаралар комплексын үткәрүгә акча җыю өчен рәсми төстә старт биреп, “Җиңү алдыннан” дигән телемарафонны ачты.
Шушы чараны үткәрү нәтиҗәсендә кергән акчалар мохтаҗ ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә җибәреләчәк. Хәзерге вакытта күп кенә торак пунктларда һәйкәлләрне төзекләндерү һәм яңаларын төзү эше төгәлләнгән яисә алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге изге һәм бик тә кирәкле акциядән читтә калмады.
Телемарафон Әлмәттә яшәүчеләргә актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм җәмәгатьчелекнең ветераннар проблемаларына аерым игътибарын җәлеп итүгә ярдәм итте. 20 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, җыелган акча күләме 2,398 миллион сум тәшкил итә.