Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы хакимияте бинасында Яңа Чишмә районы кулланучылар базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча хосусый эшмәкәрләр, шулай ук оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә оештырылды.
Киңәшмәдә Яңа Чишмә муниципаль районы хакимияте башлыгы В.М. Козлов шәхсән үзе, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Л.К.Исхакова, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов катнашты. Фәннур Гәптелбәр улы Яңа Чишмә районында куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары, җирле продукция җитештерү, социаль әһәмиятле продукция ассортиментын үтәү зарурилыгы, көндәлек проблемаларны хәл итү юллары турында җентекләп сөйләде.
Киңәшмә тулаем эш режимында узды, күп кенә мәсьәләләр фикер алышу рәвешендә тикшерелде. Киңәшмә йомгаклары буенча җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм район кибетләрендә күбрәк җирле продукцияне сату зарурилыгы турында карар ителде. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарына гамәлдәге законнарны бозуны, шул исәптән шәхси йортлардан көмешкә һәм аракы сату, яраклылык срогы чыккан товарлар сату очракларын ачыклау эшен көчәйтергә тәкъдим ителде.
Киңәшмәдән соң Ф.Г.Хамматов Яңа Чишмә авылында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде. Авыл халкы башлыча сәүдә өлкәсенә кагылышлы сорауларын җиткерде. Гражданнарны, аерым алганда, сатучы кулланучы ризалыгыннан башка гына өстәмә хезмәт күрсәтүне тагуга хокуклымы; Интернет-кибет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы; берничә тапкыр кимчелекләре пәйда булган суыткычны алыштыруларын таләп итәргә мөмкинме, кебек сораулар кызыксындырды. “Кулон торг” ҖЧҖ җитәкчесе алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирү белән бәйле соравын ирештерде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г. Хамматов барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде. Моннан тыш, кирәк булган очракларда, гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итү тәкъдим ителде.
Күчмә чара азагында Яңа Чишмә муниципаль районы җитәкчелеге киңәшмә һәм җирле халык белән очрашу үткәргән өчен Ф.Г. Хамматовка рәхмәт сүзләре ирештерде.