Җинаять һәм җәза

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Лениногорск районында яшәүче А.А.Нуртдинов һәм Е.В.Быков тарафыннан  Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары белән маркировкаланмаган алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, “PARLAMENT”, “Кристалл Пшеничная” аракыларын, “Казахстан” һәм “Бий” коньякларын сату очрагын билгеләде.

Хуҗаларыннан алынган продукция эксперт тикшерүенә җибәрелеп, тикшерү барышында  PARLAMENT”, “Кристалл Пшеничная” аракыларының, “Казахстан” һәм “Бий” коньякларының ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Димәк, бу продукция азык сыйфатында кулланганда кешенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен иминлек таләпләренә җавап бирми, дигән сүз.

Гражданнар  А.А.Нуртдинов һәм Е.В.Быковка карата, кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарларны һәм продукцияне бер төркем затлар тарафыннан  алдан сүз куешып сату максатында ташу һәм сату буенча җинаять эшләре кузгатылды. Җинаять эшләре материаллары Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәр судына карар кабул итүгә җибәрелде.

Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәр суды, хөкем ителүчеләргә җәза чарасын билгеләгәндә, А.А.Нуртдинов һәм Е.М.Быков гражданнар тормышы һәм сәламәтлегенә каршы юнәлдерелгән җәмәгатьчелек өчен хәтәр, авыр җинаять кылган, дигән фикергә килде. Шулай итеп, А.А.Нуртдинов һәм Е.М.Быков хөкүм карары нигезендә Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 2 өлешенең “а” пунктында күздә тотылган җинаять кылуда гаепле дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International