Автомобиль багажнигында – сюрприз

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Узган атнада Чистай шәһәренең “Автодоктор” кибете янында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәребездә яшәүче гражданин А. “иярләгән” “ВАЗ-21213” машинасын туктатты.

Тикшерү барышында машина багажнигына Казахстан Республикасында җитештерелгән 5 төрле атамадагы аракы: “Парламент”, “Наша марка”, “Березовая на бруньках”, “Империал”, “Снежная королева” аракылары төялгәнлеге ачыкланды.

Оператив чаралар нәтиҗәсендә билгеләнгән үрнәктәге маркаларга ия булмаган 234 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Гражданин А. үзенең аңлатма язуында аракыны Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендәге күпләп сату базарыннан сатып алганлыгы турында хәбәр иткән булып чыкты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган алкогольле продукция әйләнеше буенча административ тикшерү эше алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International