24 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Яңа икътисадый шартларда Россиянең экологик яктан чиста азык-төлек продуктлары базарын үстерү перспективалары” ( оештыручысы – Татарстан Республикасы Сәүдә өлкәсе эшмәкәрләре берлеге, “Тулпар” холдинг компаниясе” ЯАҖ) дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Конференциядә ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Т.Д.Ногманов, Чаллы шәһәре мэры вазыйфаларын башкаручы Ф.И.Андреева, җитештерүче предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Конференция тәмамланганнан соң республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе уздырылды.
Конференция кысаларында төбәктә тәүге Экобазар белән таныштыру (25 октябрьдә “Тулпар” холдинг компаниясе” базасында ачылды) булды.
Экобазар 4200 кв.м мәйданны биләп тора, биредә 250 яңа эш урыны булдырылган, инвесторлар бинаны үзгәртеп коруга 170 миллион сум акча җәлеп иткән. Экобазар төзү асылда Автозавод базарын (Бөтенроссия сәүдә предприятиеләре конкурсында Россиянең иң яхшы базары исеменә лаек булган) реконструкцияләүнең соңгы стадиясенә әйләнгән. Экобазарның концепциясе заманча сәүдә үзәкләренең уңайлыгын, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатына даими рәвештә күз-колак булып торуны күздә тоткан азык-төлек базарларының иң яхшы традицияләрен үз эченә алган. Биредә ит ризыкларының, йомырка, кондитер продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Экобазарның төп үзенчәлеге – анда асылда җирле җитештерүчеләр тарафыннан бернинди арадашчыларсыз гына фәкать экологик чиста продуктлар сатыла. Анда Европа илләрендәге кебек заманча җиһазлар урнаштырылган, өр-яңа үрнәктәге махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән лабораториясе булдырылган.
Бу вакыйга Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы икътисадында уңай чагылыш табарга, Россиянең башка шәһәрләре өчен үрнәккә әйләнергә тиеш.