Дәүләт Думасы 21 яше тулмаган затларга хәмер сатуны тыюны күздә тоткан закон проектын карап тикшерәчәк

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе беренче урынбасары Вячеслав Фетисов 21 яше тулмаган затларга хәмер сатуны тыюны күздә тоткан закон проектынДәүләт Думасына  карап тикшерүгә тәкъдим иткән.

Әлегә бу чикләү 18 яше тулмаган гражданнар өчен гамәлдә булып килә.

Закон чыгаручы фикеренчә, мондый чара яшь гражданнарыбызның күпчелек өлешен яшьтән үк хәмер эчемлекләре кулланырга өйрәнүдән саклап калачак.

Әйтергә кирәк, моңа охшаш закон инициативалары (Фетисов әфәнде аларны эшләүдә дә катнашты) элегрәк тә тәкъдим ителгән иде. Тик алар 2012-2013 елларда Дәүләт Думасында җитәрлек санда тавыш җыя алмады.

Әлеге инициативаларга каршы чыккан закон чыгаручылар бу җәһәттән үзләренең фикерен, Гражданлык кодексында балигъ булган гражданнарның хокукларын чикләү тыела, дип аңлаткан.

Әмма шуннан соң Иҗтимагый палата әгъзалары, Гражданлык кодексының әлеге нигезләмәсе закон проектын кабул итүдән баш тартуга нигез булып хезмәт итә алмый, чөнки балигъ булган гражданнарның билгеле бер хокукларын чикләү үрнәкләре бар - әйтик, гражданин 21 яшькә җиткәч кенә Дәүләт Думасы депутаты була ала бит, дип белдергән, дип хәбәр итә Lenta.Ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International