III этапка үткән “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча Олимпиадада катнашучыларга Олимпиаданың III этабының Татарстан Республикасы 2 шәһәрендә үткәреләчәге турында хәбәр итәбез:
Түбән Кама шәһәрендә – 2014 елның 5 ноябрендә 10.00 сәгатьтә, Түбән Кама ш. “№28 урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә (Түбән Кама ш., Тынычлык ур., 45 й.);
Казан шәһәрендә – 2014 елның 7 ноябрендә 10.00 сәгатьтә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең (Казан ш., Хади Такташа ур., 94 й.).
Олимпиада катнашучылар исемлеге, аларны Олимпиаданың III этабын үткәрү датасы һәм урыны буенча бүлү “Кулланучылар хокукларын яклау” порталының “Олимпиада” бүлегендә урнаштырылган.
Олимпиаданың III этабының 2 турдан:
- язмача тесттан;
- конкурста катнашучылар белән әңгәмәдән торуын исегезгә төшерәбез.
Уңышлар юлдаш булсын, дуслар!