2014 елның 28 октябрендә Чаллы шәһәрендә алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату очракларын ачыклау буенча төнге рейдларның чираттагы үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Скарлет”, “Бавария”, “Нур”, “Погребок” кибетләрендә сыра сатуның дүрт очрагын билгеләде. Әлеге сәүдә объектларында 22.00 сәгатьтән соң хәмер сатуны тыю турында мәгълүматлар булса да, сатучылар закон бозуны дәвам итә.
Октябрь аенда Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре хәмер продукциясен тиешсез вакытта сатуның барлыгы 20 очрагын ачыклады, шулардан 7се – полиция хезмәткәрләре белән уртак рейдлар барышында.