Мөрәҗәгать итегез. Сүзегезгә колак салачаклар

2014 елның 31 октябре, җомга

Республикабызда  яшәүче игътибарлы, мәнле кешеләрдән алына торган мәгълүматлар нәтиҗәсендә хәмер базарында күп кенә закон бозу очраклары ачыклана яки булдырылмый кала. Мисалга, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Олы Кибәче авылында яшәүче берәүдән закон нигезендә чикләнгән вакытта сыра сатулары турында мөрәҗәгать керде.

Әлеге мөрәҗәгатьне Арча территориаль органы белгечләре  игътибарга алды. Шулай итеп, хосусый эшмәкәр Р.Г.Закирова кибетенә (Саба районы, Олы Кибәче авылы) мониторинг ясау барышында тиешсез вакытта,  тәгаенләп әйткәндә, 9 сәгать 45 минутта сыра сату очрагы билгеле булды.

Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Административ эш материалы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International