“... Әйбәт һәм файдалы ризык - һәм аппетит,
һәм ләззәт китерә торган ризык ул”
Академик И.П.Павлов
Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы - продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтү проблемаларына игътибарны җәлеп итү, продукция сыйфатын яхшырту буенча тәҗрибә алышу, кулланучылар өчен кирәкле белемнәрне пропагандалау.
Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан “Росток” ҖЧҖ җитештерү предприятиесендә (Лениногорск шәһәре) “Ачык ишекләр көне” уздырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Роспотребнадзор” Идарәсенең территориаль органы хезмәткәрләре, Политехник колледж студентлары, “Лениногорские вести” газетасы хәбәрчеләре катнашты.
“Росток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә цехлар буенча экскурсия оештырылды, кунакларга тәмледән-тәмле төрле кондитер ризыклары: тортлар, бәлеш, чәк-чәк, печенье, катлама, коржиклар, шулай ук ярымфабрикатлар: пилмән, манты, эчлекле коймак, голубцылар тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, әлеге ризыклар Лениногорск шәһәреннән тыш, якын-тирәдәге шәһәрләр: Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Нурлат шәһәрләрендә дә сатыла башлады инде. ТР Дәүләт инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль органнары белгечләре, җирле җитештерүчеләр продукциясен халыкка киңрәк танытуга ярдәм итү максатыннан чыгып, “Шифа 15” кибетендә әлеге продукция буенча дегустация үткәрде.
Чаралар азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Росток” ҖЧҖ җитәкчелегенә уңышка ирешүнең барчабызга мәгълүм булган серен тагын бер кат исләренә төшерде: “Продукцияне югары дәрәҗәдә сыйфатлы итеп җитештерүгә ирешеп, аны сатуның дөрес каналларын эзләп тапканда гына уңышка өметләнергә була”.