Октябрьнең кыскача йомгаклары

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Саба районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган закон бозу очраклары саны аз түгел. Октябрьдә полиция хезмәткәрләре белән уртак рейдлар барышында Шекше авылында хосусый эшмәкәр И.М.Фәйзрахмановның сәүдә объектында  тиешсез урыннарда тәмәке сатуның бер очрагы, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә “Березовка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кибетендә тиешсез вакытта хәмер продукциясе сатуның бер очрагы, “Олы Шынар – Байлар Сабасы” автомобиль юлында гражданин Я.И.Мухин тарафыннан ВАЗ-21150 автомобилендә документлардан башка гына спиртлы продукция алып баруның бер очрагы һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендәге кибеттә хосусый эшмәкәр И.А. Зиннәтуллин тарафыннан тиешле лицензиядән башка гына хәмер продукциясе сатуның бер очрагы билгеле булды.

Моннан тыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үзләре генә Олы Кибәче авылында хосусый эшмәкәр Р.Г.Закирова кибетендә тиешсез вакытта хәмер сатуның бер очрагын ачыклады.

Югарыда телгә алып үтелгән барлык очраклар буенча  гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International