Татарстан Дәүләт Советы ел азагына кадәр “рюмочный”ларны тыю турында закон кабул итүне планлаштыра. Документ, 1 ноябрьдә карап тикшерү өчен, Татарстан парламентына тәкъдим ителгән дә инде, дип хәбәр итә РБК.
Документ нигезендә, күп фатирлы торак йортларда һәм стационар булмаган объектларда эшләүче җәмәгать туклануы оешмаларында хәмер сатуга тыелу кертеләчәк. Тыю “ресторан” һәм “кафе” статусында эшләп килә торган оешмаларга кагылмый. Тик аларга да спиртлы эчемлекләрне төнлә – 23.00дән 10.00 сәгатькә кадәр сатуны чикләүләр гамәлгә кертелергә мөмкин.
– Закон гражданнарның әхлагын, сәламәтлеген, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән, диелә документның аңлатма язуында.
Закон проекты авторлары әйтүенчә, “намусын җуйган эшмәкәрләр массакүләм төстә үзләренең сәүдә объектларын барларга әйләндереп, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү эшчәнлеген алып барган сыман кылана башлады, бу торак йортларның тирә-юнендә җинаятьчелекнең көчәюенә, шул йортларда яшәүчеләрнең канәгатьсезлеге артуга китерә”.