Республика парламенты депутатлары Рафил Ногманов һәм Марат Галиев ТР Дәүләт Советына карауга күп фатирлы йортларда тәүлек әйләнәсендә эшли торган “рюмочный”ларга каршы закон проектын кертте.
Дәүләт Советы сайтына урнаштырылган закон проектына аңлатма язуында “гражданнарның әхлагын, сәламәтлеген, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән” дип билгеләп үтелә.
Документ нигезендә, күп фатирлы йортларда һәм стационар булмаган сәүдә объекталрында эшли торган җәмәгать туклануы оешмалары өчен хәмер сатуга тулысынча тыю кертеләчәк. Тик бу “ресторан” һәм “кафе” статусында эшли торган оешмаларга кагылмый. Торак биналарда урнашкан ресторан һәм кафелар төнлә – 23.00дән 10.00 сәгатькәчә спиртлы эчемлекләрне сатуны чикләргә тиеш булачак.