Европа сыйфат атнасы кысаларында гражданнарны кабул итү

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләре, Европа атнасы кысаларында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләмәләрен куллану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

Белгечләр кулланучыларга төрле мәсьәләләр буенча дөрес фикергә килүгә ярдәм итәчәк һәм сатучылар, эш башкаручылар тарафыннан үзләренең хокукларын бозу очракларында нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында аңлатачак.

Теләгендә булганнар түбәндәге адреслар буенча килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак:

11 ноябрьдә 9.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькәчә - “Адмирал” сәүдә йортында (Казан ш., К.Цеткин ур., 8/27 й.)

13 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькәчә - “Олимп” сәүдә комплексында (Казан ш., Р.Зорге ур., 66 й.)

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International