Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре Сыйфат көне уңаеннан һәр ел саен кулланучылар һәм сатучылар өчен кызыклы чаралар уздырып килә. Бу җәһәттән Зеленодолда ниләр уздырылачак соң?
- Ун ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә “Роспотребнадзор”ның актлар залында “Дары природы” МУП территориясендә сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләр өчен өйрәтү уздырылачак, - дип сөйләп үтте эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова. - 11 ноябрьдә исә Мебель йортында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак. “Март” ҖЧҖдә Зеленодол икмәк комбинатында җитештерелә торган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә дегустация үткәреләчәк: 12 ноябрьдә - 70 нче кибеттә (К.Маркс ур., 62 “а” й.), 14 ноябрьдә – 1 нче кибеттә (Комаров ур, 21 й.). Дегустация 15.00 сәгатьтә башлана. Шул рәвешле Зеленодол халкы карабодай оныннан пешерелгән көлчә, “Маисовый” һәм француз икмәкләре, “Медуница” торты тәмен татып карау мөмкинлегенә ирешәчәк. Ә инде 14 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә “Дары природы” предприятиесенең беренче катында Васильево комбинаты һәм хосусый эшмәкәр Габдрахмановның мини-пекарня продукциясе дегустациягә тәкъдим ителәчәк. Биредә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре дежур торачак: алар халыкка кулланучы хокуклары һәм бурычлары буенча консультацияләр бирәчәк.