2014 елның 14 ноябрендә 13.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасын тормышка ашыру, шулай ук Европа сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә сатып алынган азык-төлеккә (сөт һәм сөт ризыклары, кондитер әйберләре, үсемлек мае) кулланучылар дегустациясе үткәреләчәк. Иң элек барлык үрнәкләргә дә лаборатория тикшерүләре уздырылды.
Моннан тыш элек үткәрелгән лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча закон таләпләрен бозып җитештерелгән товарлар күргәзмәсен оештыру да планлаштырыла.