Торак йортлардагы мини-барларны тикшерә башладылар

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанның полиция хезмәткәрләре Совет районында урнашкан мини-барларның берсендә тикшерү үткәрде. Сәбәбе – биредә яшәүчеләрнең сәрхушләрдән, аларның бер-берсе белән сугышу-тукмашу, сүгенүләреннән, чүп-чардан туеп зар белдерүе. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр бу тәртипсезлекләрне балаларның да күреп-ишетеп торуларына, мини-бар тирәсендәге территориянең бәдрәфкә әйләндерелүенә аеруча борчыла.

Тикшерү барышында санитария-эпидемиология, янгын куркынычсызлыгы турында законнар өлкәсендә, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруда күп кенә бозуларга юл куелуы ачыкланды. Мини-бар җитәкчесенең алкоголь сату өчен лицензиягә һәм әлеге объектта эшләү өчен башка документларга ия булмавы, янгын сүндерү чараларының юнәтелмәве, барга килүчеләр өчен бәдрәфнең эшләмәве, кухняның тиешенчә  җиһазланмавы билгеләнде.

Хәзерге вакытта мини-бар хуҗасына карата административ тикшерү алып барыла. Сүз уңаеннан, кичә торак йортларда урнашкан моның ише мини-барларның Казанда юк ителү ихтималы турында мәгълүм булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Депутатлар Рафил Ногманов һәм Марат Галиев Дәүләт Советы каравына “Чәркәгә каршы закон” проектын тәкъдим итте. Яңа закон проекты инде ноябрь ахырында ук беренче укылышта карап тикшерелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International