Төбәгебезнең патриотлары булыйк!

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 11 ноябрендә “Никлипс” сәүдә йортында  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль органы белгечләре, Сыйфат көненә багышлап, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирде, шулай ук “ПРОСТО МОЛОКО” идарәче компаниясе ҖЧҖнең “МАМАДЫШ СЫР-МАЙ заводы” филиалы җитештергән сөт ризыкларын дегустацияләүдә катнашты.

Бу көнне кибеткә килгән барча халык предприятие хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән сөт ризыклары: сөт, кефир, каймак тәмен татып карау, күңелләренә хуш килгән ризыкны шундук  сатып алу мөмкинлегенә ия булды.

Шәһәр халкы өчен мондый чараларны үткәрүнең төп максаты  - кулланучылар буларак, аң-белемнәрен арттыру һәм товарны дөрес итеп сайларга өйрәтү. Дегустация максаты исә – сыйфатсыз продукция сатып алуга юл куймас өчен сатып алучыны  “тышкы кыяфәте”, төсе һәм тәме буенча тәкъдим ителгән ризыкларның сыйфатын билгеләргә өйрәтү.

Кибетләребездә җирле җитештерүчеләр продукциясен сату аларга ярдәм итү дигән сүз! Шулай икән, без дә патриот булыйк, төбәгебездә җитештерелгән продукцияне читләтеп үтмик. Башкаларына караганда тәмлерәк тә, сыйфатлырак та ич ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International