2014 елның 10 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе Зеленодол районы һәм Зеленодол шәһәрендәге территориаль органы актлар залында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре катнашында, “Дары природы” МУП территориясендә сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләрне чакырып, Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү чорында кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итүче оешмаларның эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча чара үткәрелде.
Территориаль орган белгечләре гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш кабул итеп алынган мөрәҗәгатьләрнең кайсы өлкәләргә каравы һәм аларның асылы буенча анализ ясалды, хосусый эшмәкәрләргә тормыштан алынган конкрет мисалларда товарларның, башкарылган эшләрнең, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына бәйле рәвештә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләре аңлатылды.
Чара ахырында кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм “Пульс” газетасының чираттагы саны өләшенде.