Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе Чистай районы һәм Чистай шәһәрендәге территориаль органы белгечләре белән берлектә “Оптовик” ҖЧҖнең “Эссен” супермаркетында, Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Шәһәр һәм район халкы әлеге супермаркетны инде күптән яратып өлгерде. Биредә кайчан килсәң дә, сатып алучыларның, шулай ук кибет янына килеп туктаган машиналарның күплегенә игътибар итәсең. Моңа гаҗәпләнәсе юк: товар ассортменты бик зур бит! Сәүдә предприятиесе заллары - азык-төлек, шулай ук башка товарлар белән шыгрым тулы.
Әлбәттә инде, кулланучыларның барысын да иң элек товарларның сыйфаты кызыксындыра. Тик 13 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелүен, анык максатын (киң җәмәгатьчелек игътибарын тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатына юнәлдерү) күпләр белми. Товарлар кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булырга, барыбызның да ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә тиеш ләбаса.