Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Европа сыйфат атнасы алдыннан – 2014 елның 31 октябре - 1 ноябрендә бәйсез ваклап сату сәүдәсенең IV төбәк конференциясендә катнашты. Чаллыда быелгы конференция яңа икътисадый һәм сәяси шатларда: икътисад түбәнгә “тәгәрәгән”, товарларны сатып алуның нык кимегән, “аякка басу” һәм үсү өчен мөмкинлекләр әлләни күренмәгән бер мәлдә уздырылды.
Төп проблемалар нидән гыйбарәт соң? Бәйсез ваклап сату сәүдәсе идеясенә җирле һәм федераль хакимияттәгеләр нинди мөнәсәбәттә?
Бәйсез ваклап сату сәүдәсенең IV төбәк конференциясендә Татарстан Республикасы түрәләре һәм РФ төбәкләренең бәйсез сәүдә челтәрләре милекчеләре әнә шушы сорауларга бергәләшеп җавап табарга тырышты.