Казанның Совет районындагы торак йортның беренче катында урнашкан ул.
Көтмәгәндә генә тикшерү уздыруның сәбәбе – шушы “Бистро” ачылганнан соң тынычлыгын җуйган тирә-юнь халкының бер-бер артлы шикаятьләр җибәреп торуы. Соң, “Бистро”ны үз иткән сәрхушләрнең көн саен тәрәз төбеңдә талашып-сугышып торуына кемнең генә сабырлыгы чыдасын ди?..
Шул сәбәпле участок полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән “Бистро”га тикшерү үткәрергә карар кылды. Тикшерү нәтиҗәсендә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләреннән һәм санитария нормаларыннан алып, бик күп закон бозулар ачыкланды. Моннан тыш “Бистро” хуҗасының хәмер белән сәүдә итүгә лицензиясе юк икәнлеге дә билгеләнде әле.