Аларның ис һәм тәм сизү осталыгына - шаклар катарлык. Һәрхәлдә, нәкъ менә шушы кешеләргә нәрсәләрнең тәмле һәм файдалы булуын, ә нәрсәләрне сатып алмауның хәерле икәнен хәл кылу эшен ышанып тапшыралар. 14 ноябрьдә Дәүләт алкоголь инспекциясендә дегустацияләрнең чираттагысы булып узды. Әмма сүзебез тәме татылган ризык турында түгел. Белгечләр турында. Наталья Белкина һәм Илдар Галәветдинов мең дә берне белгән дегустаторлар белән аралашу җаен тапты.
Ризыкларның кибет киштәләренә эләгү яки эләкмәүләре Розалия Арсланова фикеренә бәйле. Әлеге эксперт-технолог товарларны инде менә 20 елдан артыграк вакыт дәвамында тикшерә. Аның төп эш “коралы” - ис-тәм сизү осталыгы. Ул лаборатория тикшеренүләреннән башка, тәменә һәм исенә карап кына, ризыкның сыйфатын һәм сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә файдалы булу-булмавын билгели ала.
Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы
- Махсус индикатив матдәләр бар. Әлеге препаратларны бик аз гына күләмдә куллану нигезендә кешенең татлы, әче, әчкелт, бик әче тәмнәрне билгели алу-алмавын белергә була. Бик аз гына күләмдә шушы индикатив сыекчаны өстәгәндә кеше ис тоя икән, димәк, ул дегустатор була ала, дип исәпләнелә.
Судьялар сөт ризыкларының 130дан артыграк төрен дегустацияләде. Сырларны, әче сөт ризыкларын, май һәм, әлбәттә инде, сөтне. Аларның “тышкы кыяфәтен” һәм тәмен бәяләде. Кибеттә бу ризыклар суык киштәгә урнаштырылган булырга тиеш. Шулай ук алар табигый искә һәм бер төрле консистенциягә ия булырга тиеш. Сөтнең катыргы тартмадагысын сатып алуы хәерлерәк, чөнки анда файдалы матдәләр яхшырак саклана. Сөт ризыкларын сайлаганда, җитештерүченең маркировкасын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк.
Ангелина Мордвинова, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең кулланучылар хлкукларын яклау бүлеге баш белгеч-эксперты
- Товарның җитештерүчесе күрсәтелергә тиеш. Сөтне яисә теге яки бу сөт ризыгын кем җитештергән булуы, аның юридик адресы, җитештерү урыны. Ризыкның саклау вакытын, җитештерү датасын һәм саклау шартларын да күрсәтү мәҗбүри.
Соңгы вакытларда ризыкның әлеге төренә карата дәгъвалар нык артты. Кайбер үрнәкләрдә эчәк таякчыклары һәм үсемлек майлары табылды. Дегустациядә шул рәвешле закон бозучылар “хурлык тактасы”на “эленде”. Ә инде дегустаторлар “Просто молоко” продукциясен иң яхшы продукция дип тапты. Тестны уза алмаучылар исемлеген Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтыннан эзләп табарга була.