Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган тулы бер чаралар комплексын үткәрде.
Узган атнада гына да республикабызның уку йортларында сыйфатлы товарларны, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне белеп кенә сайлап алу күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән 46 семинар, лекция уздырылды; республика буенча кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча 38 тапкыр халыкны күчмә кабул итү үткәрелде, базарларда 61 тапкыр дежур тору, ТР сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә комплексларында 46 тапкыр консультация өстәле оештырылды.
Кулланучылар буларак, халыкның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү чараларына килгәндә, программа кысаларында республикабызда инде менә икенче ел рәттән “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча Олимпиада үткәрдек. Быел олимпиадада катнашуга заявка тапшырган 676 укучы (Татарстан Республикасының төрле шәһәрләре һәм районнарының 9-11 сыйныф укучылары) арасыннан 37 се йомгаклау этабына кадәр “килеп” җитте.
Товарлар җитештерү, сату һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен 60 тан артыграк чара уздырылды. Болар – җитештерелә торган продукиянең көндәшлеккә сәләтен арттыру һәм сыйфатын яхшырту буенча җитештерүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашулар; республиканың куллану базарында закон бозу очракларын киметү максатыннан чыгып, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә хуҗалык итүче субъектлар белән очрашулар.
Агымдагы елда Интернет аша үткәрелгән сорашып-белешү барышында халыкта иң зур кызыксыну тудырган унбер ризыкның (эчәр су һәм минераль сулар, соклар, ит консервлары, сөт, каты һәм эретелгән сырлар, эремчек сыроклары, кондитер әйберләре, кефир, ряженка, атланмай, үсемлек мае).
14 ноябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Европа сыйфат атнасы кысаларында сөт ризыклары буенча кулланучылар дегустациясе үткәрелде: 40 атамадагы атланмай, 35 атамадагы сөт, 29 - каты сыр, 15 – әче сөт эчемлекләре, 14- эремчек сыроклары үрнәкләре тикшерелде.