2014 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәренең “Парус” кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. Төн уртасында кибетченең 1,5 литрлы шешәдәге “Белый медведь” сырасын сатып ятуы билгеле булды.
Кибетче үзенең аңлатма язуында алкогольле продукцияне төнлә сатуның тыелуы турында белүен, әмма шәхсән керем алу сыйфатында барыбер сыра сатарга җөрьят итүен искәртте.
Шунысы кызык: “Парус” дигән “канатлы” исемне йөртә торган бу кибеттә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозулар даими рәвештә ачыкланып тора, шул ук вакытта гаепле затлар да гел үзгәреп тора. Ягъни бу кибеттә үзенең хезмәт эшчәнлеген туктаткан хосусый эшмәкәр урынына шундый ук башкасы алмашка килә. Шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан кибет намусын җуйган эшмәкәрләрне гүя үзенә тартып тора!
Хәзерге вакытта хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, документ тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде. Моннан тыш Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм аларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең якын киләчәктәге утырышында әлеге сәүдә йортының профилен үзгәртү турында мәсьәлә күтәреләчәк.