Хәмер кибет киштәсеннән юкка чыгарга мөмкин

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутатлары “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” №171-ФЗ Федераль законга төзәтмәләр әзерли. Алар кибетләрдә  аракыны, тәмәке кебек, кеше күзенә шундук чалынмаслык итеп кенә куярга тәкъдим итә.

Закон проектын тәкъдим итүчеләр узган елда хәмерне махсус кибетләрдә генә сату турында тәкъдим белән чыкканлыкларын, әмма ул чагында Дәүләт Думасының төзәмәләрне кире какканлыгын искәртә. Бу юлы инде авторлар чыгым сорамый торган чикләү чарасын кертергә тәкъдим итә. Алар фикеренчә, хәмер “баш миен ярсыта торган әйбер” булып тора, шуңа күрә  азык-төлеккә дип кибеткә килгән кеше киштәдә “чекерәеп” торган аракыны да сатып ала. Моннан тыш тыюны кертү, депутатлар фикеренчә, балаларны эчемлек шешәләрен күрүдән йолып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International