“Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмен учетка алу журналы формасы һәм аны тутыру тәртибе турында” 23.05.2014 ел, №153 “Росалкогольрегулирование” боерыгы (алга таба - Боерык) нигезендә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмен учетка алу журналы формасы (алга таба – Журнал) һәм аны тутыру тәртибе (алга таба - Тәртип) расланды.
Боерыкның 3 пункты нигезендә, ул рәсми басылып чыккач дүрт айдан соң үз көченә керә.
Боерык “Российская газета”ның 2014 ел,13 август санында (№181) басылып чыккан. Димәк, ул 2014 елның 14 декабрендә үз көченә керә.
Журнал формасы хуҗалык операцияләрен теркәп бару өчен ике бүлекне: Керем һәм Чыгым бүлеген күздә тота. Шул рәвешле Журналга, “Бухгалтерия хисабы турында” 06.12.2011 ел, №402-ФЗ Федераль законның 9 статьясындагы 1 пункты таләпләре нигезендә, алкогольле һәм спиртлы продукция (алга таба – продукция) кереме яки чыгымына китергән, беренчел учет документларын рәсмиләштерү белән бергә алып барыла торган, хәл ителгән хуҗалык операцияләре турында мәгълүматлар кертелергә тиеш.
Продукциянең куллану савыты берәмлеге Журналны тутыруда үлчәү берәмлеге булып саналганлыктан, аны сату турында мәгълүмат Журналга оешмадагы калдыклардан әлеге берәмлекне гамәлдән алгач кына кертелергә тиеш.
Журналда теркәлгән мәгълүмат, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.08.2012 ел, №815 карары белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) алардан файдалану күләме турында, җитештерү егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренең 15 пункты нигезендә, оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан квартал саен тапшырыла торган декларацияләр тутырганда кулланылу сәбәпле ( Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.06.2006 ел, №380 карары белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) алардан файдалану күләмен учетка алу, шулай ук җитештерү егәрлекләрен куллануны учетка алу кагыйдәләренең 13 пункты), кабул итеп алынган һәм тотылган продукция буенча кварталга бер тапкыр йомгак ясала.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Журналның 10,15 графалары декалитрларда тутырыла.
Журналның һәр графасында “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) алардан файдалану күләме турында, җитештерү егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тапшыру тәртибе хакында” 23 август, 2012 ел, №231 “Росалкогольрегулирвание” боерыгы белән расланган продукция төрләренең классификаторы нигезендә продукция төрләре буенча күрсәткечләр чагылдырыла.
Үзегезне кызыксындырган сорауларга җавапларны “Росалкогольрегулирование” рәсми сайтында (vvww.fsrar.ru) “Иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар” бүлегендә табарга була.