Мобиль төркемнәр эшли

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

2014 елның ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск районы полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Мирас” кибетендә  (Лениногорск ш.) дарулар җитештерү өчен билгеләнгән “Фармацевтический антисептический раствор” (95 градуслы, 100 мл сыешлыктагы шешәдә, 30 сум тора) сату очрагын ачыклады. Әлеге спиртлы сыекчаның азык-төлек кибетләрендә түгел, бәлки аптекаларда гына сатылырга тиешлеге аңлашыла, әлбәттә. 

Тик бу кибетчегә нәрсә сатса да барыбер, күрәсең. Юкса ел башында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен саткан өчен җаваплылыкка тартылган бит инде. Менә хәзер, җаваплылыкка төкереп, халык телендә “фанфурик” дип аталып йөртелә торган сыекча сатуга күчкән.

Мобиль төркемнең (аңа Бөгелмә районы полиция бүлеге, территориаль орган хезмәткәрләре һәм башкарма комитет вәкилләре керә) эше барышында 2014 елның 14 ноябрендә Бөгелмә шәһәрендә хосусый эшмәкәр А.В.Иванованың “Виктория” кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен билгеләнгән вакытны санга сукмыйча сатуның, тәгаенләп әйткәндә – 22 сәгать 15 минутта, “Реабилитация» ШПИ ҖЧҖнең “Медок” кибетендә – 22 сәгать 30 минутта, хосусый эшмәкәр З.Е.Черепанованың “Велес” кибетендә  - 23 сәгать 25 минутта сатуның өч очрагы билгеләнде.

Закон бозучыларның барысы да административ җаваплылыкка тартылачак. Башка эшмәкәрләр һәм сатучылар да намуссызлыкның нәрсә белән төгәлләнәчәген белеп торсын иде хет...

Коллегаларыгыз җибәргән ялгышлыклардан сабак алырга киңәш итәбез һәм алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән чараларның дәвам иттереләчәге турында кисәтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International