Чаллы территориаль органы хәбәр итә

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Быелның ноябрендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышлары уздырылды.

12 ноябрьдә – Чаллы шәһәрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Кропотова рәислегендә;

17 ноябрьдә – Тукай районында утырышны башкарма комитет җитәкчесе Р.В.Асылгәрәев уздырды;

18 ноябрьдә – Әгерҗе районында комиссия эшенә башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислек итте.

Утырышлар барышында хәмер базарының торышы һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, кисәтү буенча үткәрелә торган эшчәнлек мәсьәләләре каралды.

Монан тыш 22 ноябрьдә Мамадыш районы полиция бүлегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә Чаллы территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Кукушкина чыгыш ясап,  алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше очракларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә эшләү формалары һәм ысуллары турында тәфсилләп сөйләде.

17-21 ноябрь көннәрендә Мамадыш һәм Тукай районнарының полиция бүлекләре хезмәткәрләре “Алкоголь операциясе кысаларында гражданнарның Казахстан Республикасында җитештерелгән “атаклы” “Кристалл” һәм “Парламент”  аракыларын үз автомобильләренә төяп китерү очракларын ачыклады.

Эш материаллары, РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ тикшеренүләр үткәрү өчен, Чаллы территориаль органына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International