Без куабыз, алар эчә...

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Закон нигезендә көмешкәне теге яки бу кеше үз ихтыяҗлары өчен генә куа ала, ә менә өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыекчаны сату тыела.

Көмешкә сату төшенчәсе сатуны гына түгел, бәлки аны алыштыру, бүләк итүне, ягъни теге яки бу кешегә бушлай яисә акчага биреп җибәрүне аңлата. Көмешкә саткан сатучыны “җинаять урынында”  тотканда гына җаваплылыкка тартып була. Ә моңа исә ике ведомствоның уртак тырышлыгы белән генә ирешергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре белән Алексеевск һәм Чистай районнары полиция бүлеге хезмәткәрләренең ноябрь аендагы уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 5 очрагын ачыклауга ирешелде. Нәтиҗәдә Алексеевск районында яшәүче өч кешегә һәм Чистайда яшәүче ике кешегә карата ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде, хәзерге вакытта материаллар - карап тикшерү этабында.

Көмешкә кууны үз итүчеләр шуны белеп торсын: көмешкә саткан өчен, гражданинның җаваплылыкка беренче тапкырмы яки кабатмы тартылуына бәйле рәвештә, 3000нән 5000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International