Казанда хәмер белән сәүдә итүче 190 бар ябылырга мөмкин

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Республика Дәүләт Советы хәмер сатуны чикләү турында закон проектын карап тикшерәчәк.

Татарстанда спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче барлар ябылырга мөмкин, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Идарәсе начальнигы Валерий Красильников. Республика Дәүләт Советына хәмерне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында закон проекты фикер алышуга чыгарыла. Документ нигезендә кибетләр, барга лицензияләр алган очракта да, болай да, төнлә спиртлы эчемлекләр сату мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

“Казанда 2014 елның 15 ноябренә алынган мәгълүматларга караганда, 190 бар эшләп килә. Аларның 166сы торак йортларда урнашкан, - дип билгеләп үтте Валерий Красильников. - 2014 елның апрелендә мондый оешмалар саны 230 иде. Полиция хезмәткәрләре быел гына да күп фатирлы торак йортларда урнашкан бүлмәләрдә хәмер сатылу турында гражданнардан алынган ике меңнән артыграк мөрәҗәгатьне карап тикшерде. Тәртип сакчылары исерек хәлдә җәмәгать урыннарында болганып йөргән 18 мең 385 гражданга административ беркетмә тутырды.

Дәүләт алкоголь инспекциясе 2014 елның 10 аенда спиртлы эчемлекләрне ваклап сату өлкәсендә законны үтәү буенча 386 планлы һәм планнан тыш тикшерү уздырды. Шушы эшчәнлек нәтиҗәсендә законны санга сукмауның 415 очрагы ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез: хәзер кибетләрдә 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр   хәмер сатып алырга ярамый. Намусын җуйган эшмәкәрләр, әлеге кагыйдәләрдән качып, үзләренең сәүдә нокталарын бар рәвешенә китерә һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеген алып барган кебек кылана башлады. Соң, моның өчен аларга бүлмәләренә 1-2 өстәл куеп, бар стойкасы урнаштыру һәм тиешле лицензия алу җитә иде бит.

Законны кабул итү очрагында исә хәмер эчемлекләрен, ресторан һәм кафелардан тыш, күп фатирлы торак йортларда урнашкан урыннарда сатарга ярамаячак. Шулай ук “стационар булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә”, хәмер сату тыелачак, “җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә хәмер китереп бирү”, шулай ук “бер бүлмәдә алкогольле продукцияне ваклап сату белән җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуны хәл итү” тыелачак.

Парламентчылар закон проектын 26 ноябрьдә тикшерә башлаячак.

“Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада спиртлы эчемлекләр сатучы 777 предприятие тикшерелгән. Ведомство хезмәткәрләре “рюмочная”ларны тикшергәндә 65,6 мең литр күләмендә хәмернең куллану өчен яраксыз булуын ачыклаган.

“Соңгы дистә елда Татарстанда эчкечелектән интегүчеләр саны кими. 2005 елда эчкечеләр саны 45 мең булса, хәзер  -  29 мең 148”, - дип билгеләп үтте Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International