2014 елның 27 ноябрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча 2014 елгы олимпиаданың абсолют җиңүчесен бүләкләү була. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең 7 нче гимназиясендә үткәрелә.
Республикабызда “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауны комплекслы үстерү” программасын тормышка ашыру кысаларында менә инде икенче ел рәттән “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиада уздырылды.
Быел Татарстан Республикасы мәктәпләрендәге 9-11 сыйныфларда белем алучы 676 укучы заявкалар тапшырган булса, шуларның 37се генә йомгаклау этабын күрү бәхетенә иреште. 5 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә олимпиаданың зона йомгаклау этабы уздырылып, аның барышында республиканың Кама аръягы зонасы шәһәрләре һәм районнарыннан олимпиадада катнашкан “иң-иңнәр” ачыкланган иде. 7 ноябрьдә исә Казанда шундый ук бәйге үткәрелде. Быел олимпиадада катнашучыларга катлаулырак биремнәр тәкъдим ителде. Олимпиадада катнашкан егет-кызларның саны арту (2013 елда укучылардан 511 заявка алынган иде) әлеге тема белән кызыксынуның көчәюе, үсеп килүче буынның активлашуы турында сөйли. Шул ук вакытта укучыларның белем дәрәҗәсе үсү дә сөендерә.