2014 елның 27 ноябрендә14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак. Анда Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән спиртлар дегустацияләнәчәк.
Дегустациягә Кабарда-Балкар, Алания, Тула һәм Самара өлкәләре, “Русский Стандарт Водка” ҖЧҖнең “Буа спирт заводы” филиалы, “Мордовспирт” ААҖ, “Башспирт” ААҖ, “Татспиртпром” ААҖ филиаллары җитештергән спирт үрнәкләре тәкъдим ителә.
Утырышка, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, “Татспиртпром” ААҖ, “Башспирт” ААҖ, “Мордовспирт” ААҖ, “Буа спирт заводы” ҖЧҖ вәкилләре дә чакырылды.