2014 елның 26 ноябрендә “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” закон проекты, ягъни “салып бир”ләр турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралды.
Әлеге закон проектының асылы өй янәшәсендәге кибетләр “битлеге” киеп эшли торган хәмер сату урыннарын юкка чыгарудан гыйбарәт. Мондый кибетләр, бар сыйфатында эшләү өчен лицензия алса да, төнлә хәмер белән сәүдә итү мөмкинлегеннән мәхрүм калачак, дигән сүз бу.
Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта гамәлдә булып килә торган законда 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр хәмерне ваклап сату тыела. Әмма бу кагыйдәдә рестораннар, кафе, барларда җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен чыгарма ясалган. Эшмәкәрләр, әлбәттә инде, закондагы бу “тишек”тән файдалану ягын карады. Алар шундук үз кибетләрен бар “кыяфәтенә” китереп, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кебек кылана башлады. Соң, моның өчен 1-2 өстәл яки бар стойкасы куеп, бар сыйфатында эшләү өчен лицензия генә алырга кирәк ич! Хәтта ки сөт сата торган кибетләр дә чәркәгә салып хәмер сата башлады. Мондый хәмернең чыгышы һәм сыйфаты шик тудырмый торган булса, бер хәл. Юк бит! “Бар”лар тирәсе, әлбәттә инде, сәрхушләр оясына әйләнеп калды. Бу исә, үз чиратында, җинаятьчелеккә юл ачты, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудырды.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, республикада хәмер продукциясен ваклап сату 8 114 сәүдә объектында, шул исәптән 1 378 җәмәгать туклануы предприятиесендә (233 ресторан, 595 кафе, 451 бар, башка җәмәгать туклануы предприятиеләре (ашханәләр, “закусочная”, “бистро”лар) - 99) хәл ителеп килә.
Закон проекты нигезендә “стационар булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә”, “җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә” хәмер сатуны , шулай ук “бер бүлмәдә алкогольле продукцияне ваклап сатуны һәм җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуны хәл итү” не тыю күздә тотыла. Моннан тыш депутатлар “рестораннар һәм кафелардан кала, күп фатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләренә” хәмер сатуны тыюны да тәкъдим итә.
“Әлеге закон проекты иртән йокысыннан торуга ук кыяр тозлыгына үрелергә күнеккән адәмнәрнең проблемасын хәл итмәячәк, әмма ул моның ише эчү урыннары янәшәсендә яшәргә мәҗбүр булганнарны якларга тиеш”, - дип закон проекты буенча фикер алышуларга йомгак ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.