Ноябрь аенда алкогольле продукцияне лицензиясез сату очракларын ачыклау буенча рейдлар дәвам иттерелде. Казан территориаль органы, Эчке эшләр министрлыгы һәм телевидение хезмәткәрләре иҗтимагый оешмаларның берсеннән алынган хәбәр нигезендә таныш адрес буенча юл тотты.
Әйтергә кирәк, торак йортның беренче катында урнашкан, “Бар” дигән алтакта эленеп торса да, чынында “забегаловка”дан артык җире булмаган бу эчү урынында моңа кадәр дә лицензиягә ия булмаган килеш кенә чәркәгә салып хәмер сату очраклары ачыкланган иде инде.
Төрле вакытта төрле гражданнар (хосусый эшмәкәрләр дә түгел әле алар!) җаваплылыкка тартылды. Бу юлы да гражданинның чираттагысы лицензиясез аракы саткан өчен җаваплылыкны үзенә алырга маташты. Сырага документлар тикшерелгәндә, әлеге эчемлекне бу адрес буенча җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең кабул итеп килүе ачыкланды. Биредә зур градуслы хәмер дә оешма тарафыннан сатыла һәм чәркәгә салып бирелә. Монысы инде – башка төрле җаваплылык һәм җәза. Әлбәттә инде, хәмер продукциясе алынды, административ тикшерү алып барыла.
Шул ук көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан террриториаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм телевидение журналистлары белән берлектә гражданнар мөрәҗәгатендә (алар “рюмочная”га йөрүчеләрнең тавыш-гаугасыннан, пычрагыннан туйган) күрсәтелгән башка йортта да булды.
Монысы да торак йортның беренче катында урнашкан, “кыяфәте” юньле кешенең котын ала торган “забегаловка” булып чыкты. Шушы пычрак урында лицензиясез, документларсыз (димәк, хәмер легаль түгел дигән сүз) зур градуслы хәмер сатып яталар...
Хәмер продукциясе алынды. Әлеге гражданинга карата административ тикшерү алып барыла. Материаллар судка тапшыру өчен әзер инде.