Ноябрь ае тәмамланмаган әле, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре барлыгы 30 мең сумлык сыйфатсыз ризыкны сатудан алды инде. Кулланучыларның уяулыгы һәм дә Нурлат, Чистай прокуратурасы хезмәткәрләре белән уртак эш нәтиҗәсендә әнә шундый нәтиҗәгә ирешелде. Планнан тыш тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буена Идарәсе территориаль бүлегенә карап тикшерүгә җибәрелде. Хуҗалык итүче субъектларга ачыкланган бозуларны юкка чыгару турында күрсәтмәләр язып бирелде. Уртак тикшерүләр материаллары - карап тикшерү стадиясендә.
Тагын бер тапкыр шуны искә төшереп үтәсе килә - сәүдә предприятиеләрендә:
- чыгышын, сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын раслый торган товарны озату документларыннан башка гына;
- төрелмәсенә зыян килгән, пычрак савыттагы, этикеткаларсыз ризыкларны; товарны саклау өчен температура һәм дымлылык шартларын үтәү өчен кирәкле шартлар тудырылмаган очракта;
- кимчелекләре булган: өсте кабарган, кырыеннан агып чыккан, яньчелгән, ярылган, савытына зыян килгән, микробиологик бозылу билгеләре (күгәрү, әчү, лайлалану) булган консервлар сату;
- черегән, бозылган, кабыгына зыян килгән яшелчә һәм җиләк-җимеш сату;
- яраклылык вакыты чыккан товарлар сату;
- этикеткасында Россия Федерациясе законы таләпләре нигезендә күрсәтелергә тиешле мәгълүматлары булмаган азык-төлекне сату тыела.
Техник җайга салу турында РФ законы таләпләренә туры килмәгән, халыкның сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган азык-төлек чималы һәм азык-төлек сатудан алына.