Ноябрь аенда Арча территориаль органы белгечләре 3 планлы тикшерү үткәрде. Хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләренә тикшерүләр үткәреләчәге турында алдан хәбәр итеп куелды. Шуңа күрә карап торышка кибетләр тикшерүгә әзер кебек: киштәләр һәм витриналар ялтырап тора, сатучылар да бик чиста-пөхтә киенгән иде. Бу, әлбәттә инде, сатып алучылар игътибарыннан да читтә калмады. Кибеткә килүчеләрнең күбесе кибеттәге чисталыкка соклануын белдерде. Киштәләр тузаннан арындырылган-арындырылуын, тик сатучыларның аларны саклау вакыты чыккан ризыклардан чистартырга гына түземлеге калмаган, күрәсең. Юкса тикшерүләр вакытында кибет киштәләрендә яраклылык вакыты узган товарларның сатудан алынмыйча ятулары билгеле булуын башкача ничек аңлатасың ди? Тикшерүчеләр, әйтик, хосусый эшмәкәр Ф.Г.Маннаповның кибетендә (Кукмара районы, Аш-Бузи авылы) барлыгы 1250 сумлык, хосусый эшмәкәр Х.К.Җәләева кибетендә (Арча районы, Чикәнәс авылы) - барлыгы 1629 сумлык, “Диана” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кибетендә (Арча районы, Яңа Кенәр авылы) - 2125 сумлык яраклылык срогы чыккан товарга юлыкты.
Моннан тыш әлеге тикшерүләр барышында кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товарлар сату, бәя белешмәлекләренең төрлечә тутырылган булуы, контроль үлчәүнең юклыгы, ә хосусый эшмәкәр Х.К.Җәләева кибетендә элмә такта куелмаганлыгы кебек кимчелекләр дә ачыкланды.
Тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль бүлегенә карап тикшерүгә тапшырылды.