Узган атнада Нурлат полициясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече белән берлектә мобиль төркемнең эш кысаларында Нурлат районының Андреевка авылында оператив-профилактик чаралар үткәргәндә закон һәм кагыйдәләр бозуларның күп кенә очракларына тап булды. Кибет сатучысы тикшерүчеләрнең күз алдында алкогольле продукция сату чикләнгән вакытта “эһ” тә итмичә 0,5 литрлы шешәдәге 221 сумлык “Парламент” аракысын сатып җибәрде. Казахстан Республикасында җитештерелгән әлеге продукциянең билгеләнгән үрнәктә маркасы да юк иде. Кырын эшенең ачыклануы беленгәч, сатучы полиция хезмәткәрләренә үзе үк тагын шундый 9 шешә аракыны чыгарып бирергә мәҗбүр булды. Кибет директоры ( ә ул – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бердәнбер гамәлгә куючысы) аңлатканча, документларсыз аракыны (24 шешә) ул үзенә таныш булмаган кешеләрдән шәхси ихтыяҗлары өчен сатып алган. Шуннан соң, янәсе, үзеннән артып калган 10 шешәне, предприятиенең алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булмавын уйлап та тормастан, кибет аша сатарга карар иткән.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы - административ тикшерү этабында.