Бәйрәм алды “бизгәге”

2014 елның 28 ноябре, җомга

Яңа ел алдыннан Казахстаннан алкогольле продукция китерү очраклары ишәйде. Аракы күп күләмдә кертелә, бернинди документларсыз, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бернинди чикләүләрсез сатыла. Шул ук вакытта хәмернең сыйфаты да начар.

Агымдагы елның соңгы аенда гына да Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законны санга сукмауның сигез очрагын, тәгаенләп әйткәндә, товарны озату документларыннан һәм билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция китерү очрагын ачыклады. Барлыгы 800 литрдан артыграк алкогольле продукция хуҗаларыннан алынды.

РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлешен санга сукмауның һәр очрагы буенча  административ беркетмәләр тутырылды. Эшләр судка җибәрелде.

Сатып алучыларга шуны искәртеп үтәбез: очсызлыгына кызыгып, сыйфаты шик тудырган хәмерне “кулдан” сатып алмагыз, юкса сәламәтлегегезгә зыян салуыгызны тоймый да калачаксыз. Хәмерне фәкать лицензиягә ия булган кибетләрдән генә алыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International