РФ Президенты акциз маркаларын индексацияләү турында законга кул куйды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

РФ Президенты акциз маркаларын индексацияләү турында законга кул куйды. Аның нигезендә акциз ставкалары 2015 һәм 2016 елларда элеккечә калачак. Әлеге чараның хәмер базарындагы вәзгыятьне тотрыклыландыру мөмкинлеге бирүе күздә тотыла. 2015-2016 елларда спиртлы продукциягә акциз ставкасы 400 сум күләмендә калачак, ә инде 2017 елда аны берникадәр арттыру – сусыз этил спиртының бер литры өчен 418 сумга җиткерү планлаштырыла.

2015 елда катылыгы 9 градустан артыграк булган хәмергә (шәрабләр һәм сырадан тыш) ставка  сусыз этил спиртының бер литры өчен 500 сумга калдырылачак, 2016 елда да шулай булачак, 2017 елдан исә 523 сумга җитәчәк.

2015 елда катылыгы 0,5-8,6 процент булган сырага акциз ставкасы бер литры өчен 18 сум күләмендә, 2016 елда – 20 сум, 2017 елда – 21 сум күләмендә билгеләнгән.

2015 елда зур градуслы сырага акциз ставкасы 31 сум, 2016 елда – 37 сум, 2017 елда – 39 сум тәшкил итәчәк.

Якындагы өч елда күбекле шәрабләргә (шампан) ставка 25 сум, 26 сум һәм 27 сум булачак. Җимеш һәм виноград шәрабләре, шулай ук сидр, пуаре һәм медовухага  өч ел дәвамында эзлекле рәвештә 8 сумлык, 9 сумлык һәм 10 сумлык акциз салыначак, дип хәбәр итә Россиянең “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International