28 ноябрьдә, Чаллы шәһәре башкарма комитеты тәкъдиме белән, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау максатыннан чыгып, прокуратура, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, салым инспекциясе, административ-техник инспекция, районнар хакимиятләре хезмәткәрләреннән торган төркемнәр рейд ясады.
Төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясен сату тыелуга карамастан, кайбер намуссыз эшмәкәрләрнең сәүдә нокаталарында әнә шундый 6 очрак билгеле булды. Моннан тыш “Шарур” кибетендә лицензиясез эшчәнлек алып бару ачыкланды, 15,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Салым хезмәте хезмәткәрләре исә түләгәнлекне раслый торган документларсыз гына хәмер продукциясе сату фактларына тап булды.
Моннан тыш кайбер сәүдә объектларының урнашу урыны җир кишәрлекләреннән законлы файдалану мәсьәләсендә шиккә калдырды. Сәүдә объектлары милекчеләре әлеге мәсьәлә буенча шәһәрнең административ-техник инспекциясенә чакырылды.
Контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында тиешле беркетмәләр төзеде.