Апас районында киңәшмә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

28 ноябрьдә Апас муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Р.Ф.Хисаметдинов рәислегендә район эшмәкәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды. Анда райондагы хәмер базары торышы турында мәсьәлә каралды.

Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова һәм Апас районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары Ф.Ф.Шәрәфуллин чыгыш ясады.

Башкарма комитет җитәкчесе, мәсьәләнең мөһимлеген билгеләп үткәннән соң авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүдә районның контрольлек итүче органнары һәм җирле үзидарә органнарының барлык мөмкинлекләре эшкә җигелергә тиешлеген,  легаль булмаган хәмерне куллануның сәламәтлек өчен куркыныч белән янавын халыкка аңлату буенча даими эш алып бару, шулай ук легаль булмаган хәмер сату урыннары турында контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарына җиткерү зарурилыгын басым ясап әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International