“Фанфурик”лар башлый. Ә кем ота?

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Сәүдә нокталарында һәм хәтта газета киоскларында сатыла торган спиртлы продукциягә халыкта ихтыяҗ зур. Бәясе кызыктыра чөнки. Халык телендә “шкалик” яки “фанфурик” дип аталып йөртелә торган 99 мл сыешлыклы бер шешә бәясе 15 тән 30 сумга кадәр генә тирбәлә бит. Этикеткаларына, этил спирты микъдары 75 процент, дип язылган. “Березовые почки, “Марат”, “Зеленое яблоко”, Люкс хлебный”, “Перец”, тагын әллә нинди исемнәр бирелгән аларга...

“Фанфурик”ның аракыга караганда өстенлеге – тизрәк исертүендә. Әмма   хәмер  никадәр зуррак градуслы булса, шуның кадәр хәтәррәк. “Фанфурик”лар эчү өчен билгеләнмәгән: косметика лосьоны, антисептик, дезинфекцияләү чарасы булып тора ич алар. Моннан тыш  “фанфурик”ның эчендәге сыекчасы еш кына этикеткасында күрсәтелгән ГОСТ таләпләренә дә туры килми.

Октябрь аенда Зеленодол полиция бүлеге хезмәткәрләре  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән берлектә Зеленодол кибетләренең берсендә  үтә күренмәле сыеклык тутырылган 99 мл сыешлыклы, этикеткасыз, товар турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән пыяла  савытларның (5531 данә) әйләнештә булу фактын билгеләде. Әлеге продукциянең товарны озату документларыннан башка гына әйләнешкә кертелүе дә ачыкланды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

Бездән киңәш шул: шик тудырган спиртлы эчемлекләр кулланмаска тырышыгыз. Ходай биргән сәламәтлегегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International