“Росалкогольрегулирование” хәмер эчемлекләрен сатуда закон бозган өчен штраф күләмен арттырачак

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт алкогольле эчемлекләр сатуда законны санга сукмау очраклары өчен штраф күләмен арттыру турында тәкъдим кертте. Штраф күләме физик затлар өчен 1,5-2 меңнән 15 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

“Физик затлар тарафыннан алкогольле продукцияне сатуга административ җаваплылыкны көчәйтүне күздә тоткан һәм әлеге гамәлне кабат кылган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләгән закон проекты эшләнде”, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы Игорь Чуян.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытларда лицензиягә ия булмаган физик затлар тарафыннан хәмер эчемлекләрен сату очраклары бик еш теркәлә. Сәбәбе – әлеге “эшчәнлекнең”  – керемле, ә инде административ штрафның ташка үлчим дәрәҗәсендә генә булуы.

Моннан тыш ведомство эчке тимер юл һәм диңгез транспортында спирт ташуга контрольлекне көчәйтүне тәкъдим итә.

Чуян әфәнде хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта автомат режимда навигация системаларыннан файдалану нигезендә этил спиртын автомобиль транспортында ташуга   контрольлек ителә.

Әмма, ведомство башлыгы әйтүенчә, этил спиртын күбрәк тимер юл транспорты ташый. Ул 2013 елда этил спиртының чама белән 76 процентының тимер юл транспортында китерелгәнлеген билгеләп үтте.

Шул ук вакытта, Чуян әфәнде искәртеп узганча, “Росалкогольрегулирование” ташылган спирт күләме турында тимер юлдан мәгълүматларны сирәк ала, дип хәбәр итә ТАСС.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International