Яңа ел – иң матур һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ә бәйрәмнәрдә, шулай ук кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны билгеләп үткәндә гомер-гомергә табыннан хәмер төшмәгән. Бүген дөньяда теләсә кемнең зәвыгына, теләгенә һәм акча янчыгына туры килерлек нинди генә хәмер эчемлекләре юк.
Тик республикабызда яшәүчеләр, очсызлыгына кызыга-кызыга сәламәтлекләре турында бөтенләй онытып, Казахстан Республикасында норматив документлар таләпләренә, ГОСТ таләпләре һәм санитария нормаларына туры килмәгән, димәк, сәламәтлеккә турыдан-туры янаган чималдан җитештерелгән спиртлы эчемлекләр сатып алу ягын һаман саен алга сөрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы түбәндәге гади генә киңәшләрне тотарга тәкъдим итә.
Беренчедән, нәрсә эчәргә, дигән сорауга җавап бирүгә җитди карагыз. Яңа ел көн саен булып тормый: акчаны янга калдырам, дигән булып, сәламәтлегегезгә зыян китермәгез.
Икенчедән, чыгышы билгесез булган очсыз хәмердән читтә торыгыз.
Өченчедән, хәмерне лицензиягә ия булган кибетләрдән генә сатып алыгыз.
Яңа ел алдыннан Казахстан продукциясен төягән автомобильләрне тоткарлау очраклары ешайды.
Безнең белешмә:
Бөгелмә районы
2014 елның 26 ноябрендә Бөгелмә шәһәренең Әлмәткә чыгу юлында Бөгелмә районы полиция бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт территориаль органы белгече белән Оренбург өлкәсенең Соль-Илеці шәһәрендә яшәүче Җ.Ш.Шаһировны “ВАЗ 2112” машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килгәндә тоткарлады. Барлыгы 130,9 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
Баулы районы
2014 елның 29 ноябрендә Мәскәү–Чиләбе автомобиль юлының 1280 нче чакрымында Башкортстан Республикасында яшәүче гражданин Ф.К.Хафизов “ЛИФАН 215800” маркалы машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергәндә тоткарланды. 334,5 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
2014 елның 30 ноябрендә Казан – Оренбург автомобиль юлының 354 нче чакрымында Казахстан Республикасы гражданины Т.Е.Имашев “ЛАДА 21723” маркалы машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергәндә тоткарланды. 174,0 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
2014 елның 1 декабрендә Казан – Оренбург автомобиль юлының 365 нче чакрымында Лениногорск шәһәрендә яшәүче И.Н.Терентьева “ОПЕЛЬ АСТРА” маркалы машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергәндә тоткарланды. 168,0 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
Әлмәт районы
2014 елның 26 ноябрендә Әлмәт – Чаллы автомобиль юлында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче К.В.Кривенцов “ВАЗ 21150” маркалы машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергәндә тоткарланды. 10 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
2014 елның 30 ноябрендә Әлмәт – Чаллы автомобиль юлының 77 чакрымында Чаллыда яшәүче гражданка А.В.Багрова “DAEWOO MATIZ” маркалы машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергәндә тоткарланды. 20,5 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.
Барлык фактлар буенча административ тикшерүләр алып барыла.