Ноябрьнең соңгы өч атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, товарны озату документлары булмаган килеш кенә спиртлы продукция ташуның өч очрагын ачыклады.
Закон бозу очраклары Чүпрәле районында Цивильск – Ульяновск автомобиль юлында, Апас районыда Азбаба авылы яныннан үткән автомобиль юлында, Зеленодол районында Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 755 нче чакрымында билгеләнде.
Зеленодолда яшәүче ике кеше һәм Чуашстан Республикасында яшәүче бер кеше биш литрлы баллоннарга тутырылган спиртлы сыекча китергәндә тоткарланды. Алардан барлыгы 135 л күләмендә спиртлы сыекча алынды.
Ачыкланган фактлар буенча административ тикшерү алып барыла.